Уникаль операция

Чәршәмбе, 10 апрель, 2013 ел, №27(9742)

РАЙОН СУЛЫШЫ  Уникаль операция ВЛАДИМИР КҮРӘ БАШЛАДЫ

Шәмәрдәндә районара күз хирургиясе үзәгенең ачылуына бер ел бул­ды. Әлеге вакыйганы үзәктә офтальмологлар бик сирәк ясый торган уникаль операция белән истә калдырдылар.

Тумышы белән Коми АССРның Воркута шәһә­реннән булган 64 яшьлек Владимир Хома биш ел­дан артык күзләре на­чар күрүдән интегә. То­манлы шәүләләрне генә шәйли. Соңгы вакытта кан басымы нык күтәрелүдән бөтенләй диярлек күрми башлый. Февраль аен­да кичергән грипптан соң авыруның хәле тагын да катлауланган. Ул дөм су­кырга әйләнгән. Дөнья як­тысын кабат күрү теләге аны Шәмәрдәнгә китергән. Ә биредә соңгы вакыт­та сукырайганнарның иң якты хыяллары чынга аша. Бер ел эчендә үзәктә 3 меңнән артык кеше ди­агностика үткән, 500дән артык операция ясалып, күпләрнең күрү сәләте яхшырган, күрмәгәннәр күрә башлаган. Бирегә күрше-тирә районнар­дан да, Киров өлкәсеннән, Мари Иле, Чувашия Рес­публикаларыннан    дакиләләр. Күзләре ачылган кешенең кичерешләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел, идарәче Алинә Бәшированың әйтүенә ка­раганда, күпләр куанычын тыя алмыйча, табибларны кочаклап үбә дә башлый хәтта.

Операция алдыннан В.Хома да иң яхшыга өметләнүен белдерде. Бүлек мөдире, хи- рург-офтальмолог Искән­дәр Бәшировның әйтүенә караганда, аның ике күзе дә глаукомалы, эренле җәрәхәт тә булган бер күзе соңгы биш елда бөтенләй күрми. В.Хоманың яса­лачак операциянең уни­кальлеге күрмәгән икекүздән бер күрә торган күз ясаудан гыйбарәт иде. “Пациентның үзе өчен бер­нинди роль уйнамый баш­лаган күз материалы безгә операциядә ярдәм итәчәк. Икенче төрле әйткәндә, без ике күздәге сүрүне кот­карып калырга җыенган күзгәкүчереп утырта­чакбыз. Әлбәттә, уңай нәтиҗәгәөметләнәбез”,-диде И.Бәширов. Мондый методика белән күзгә опе­рацияне әлегә Россиядә берничә генә тапкыр яса­ганнар.

Шәмәрдәндәге үзәктә менә шушы катлаулы бу­рычны хәл итүгә баш хирург-офтальмолог Александр    Расческовалынды (фотода). Аңа бүлек мөдире Искәндәр Бәшировассиссентлык итте. Шәмәрдәндә әлеге операцияне күз хи­рургиясе үзәген за­манча җиһазлар белән тәэмин итмичә торып, ясау мөмкин булмас иде. Операциядән соң таби­блар аның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы турында хәбәр итәргә ашыкмады­лар. Чөнки барысы да ал­дан уйланганча гына бар­маган, көтелмәгән кат­лаулану да килеп чык­кан. Кыскасы, нәтиҗәнең атна-ун көннән соң гына билгеле булача­гы ачыкланды.һәм менә безгә Алинә Бәширова А.Хоманың күзләреннән бәйләвечләрнең алынуы, дөм сукыр пациентның яктылыкның шәйләве һәм хәрәкәтләнүче әйберләрне күрә башлавы турында хәбәр итте. Бу инде хирурглар алдан ук фаразлаган максимум нәтиҗәгә ирешелгән дигән сүз.

Операция ясаган табиблар моны бик яхшы күрсәткеч дип бәяли. Ике елдан соң үзәктә елына 5 мең операция ясый башларга ниятлиләр. Моны­сы инде лазер хирургиясенә күчү нәтиҗәсендә мөмкин булачак.

 

ФӘНИЛ МӘҮЛЕТОВ