“Аяклы Радио” яхшы эшли!

Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсе бусага­сын бүген йөзләгән кеше таптый. Монда җирле халык кына түгел, ә күрше төбәкләрдән килүчеләр дә шактый. Гади генә участок хастаханәсе бинасы бер түбә астына берьюлы берничә за­манча үзәкне сыйдырган – биредә “Өмет” тернәкләндерү үзәге, гемодиализ бүлеге һәм “Район­ара күз хирургиясе үзәге” эшләп килә.

 

Соңгысының ачылганына әле нибары бер ел гына. Шулай булуга да карамастан, аның да­ны еракларга таралган. Югары квалификацияле офтальмолог­ларга күренергә дип бирегә район халкы гына түгел, ә күр­ше-тирә районнардан да, Мари Иле, Киров, Чуашия ише төбәк­ләрдән дә киләләр. “Аяклы ра­дио” яхшы эшли!” – дип шаярта клиниканың баш табибы Алек­сандр Расческов.

Шәмәрдәндә әлеге үзәк ачылганчыга кадәр кеше күзгә операцияне я Казанга, я Ки­ров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә барып ясата иде. Хә­зер инде бу газаплар артта кал­ды дисәң дә ярый. Авыру кеше тәмам дәваланып беткәнче, шу­шы үзәккә генә килә һәм үз таби­бына гына күренә. Үзәк заманча медицина җиһазлары ярдәмен­дә хезмәт күрсәтә. Табибларның барысы да Казан шәһәреннән килеп эшләүче югары квалифи­кацияле белгечләр.

– Бирегә беренче тапкыр гы­на килүем түгел инде, – ди Бал­тач районы Салавыч авылын­нан Ясилә апа Сабирова. – Сен­тябрь аенда күзгә операция ясаганнар иде, бүген менә ка­бат тикшеренергә дип килдем.

Ясилә апаның моннан ун ел чамасы элек, зур стресс кичерү нәтиҗәсендә, күзенә зыян кил­гән булган икән. Белми йөргән­мен, ди. Начар курәбашлагач кына Казандагы күз табибына күренергә барган. “Хирург, без генә дәвалый алмыйбыз дип, Мәскәүгә барып операция яса­тырга кушты, – ди Ясилә апа. – Ә анда бер ел алдан чиратка язы­лып куярга һәм 70 мең сум акча түләргә кирәк икән. Бармадым. Казанда гына ясаткан операция­нең файдасы булмады, нәтиҗә­дә миңа икенче төркем инва­лидлык бирделәр”. Шәмәрдәндә күз клиникасы ачылганны бел­гәннән соң бирегә килеп күре­нергә булган ул. Һәм ялгышма­ган. Мондагы хирург-офтальмологлар ясаган операциядән соң күрә башлаган. Анысына бер сөенсә, үзәкнең ташлама­лар ясавына тагы да шатланган Ясилә апа. “15 мең сумлык операциянең 5 меңнән артыгы субсидия рәвешендә кире кайт­ты”, – ди ул.

Инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ка­раучысыз калган пациентлары­на ташламалар ясау биредә ма­тур гадәткә әйләнгән икән инде. Үзәкнең офтальмология бүлеге мөдире Искәндәр Бәширов сүз­ләренә караганда, алар Өлкән­нәр көне уңаеннан пенсионер­ларны бушлай кабул,иткәннәр. “Ул көнне безгә йөздән артык

кеше тикшеренергә килде”, – ди ул.

Шәһәр белән чагыштырган­да Шәмәрдәндәге клиниканың арзанрак бәя белән эшләү сәбәпләрен үзәкнең баш таби­бы Александр Расческов аңла­тып китте:

– Безнең бу гамәлне хәйрия­челек дип кенә карарга ки­рәкми, – ди ул. – Бәяләрнең ча­гыштырмача арзан булуын үзәкнең район хакимияте белән үзара аңлашып эшләвендә күрергә кирәк. Район җитәкчелеге безгә бина, аны төзекләндерү һәм эшләтеп җибәрү белән ярдәм итте. Ягъни безгә болар өчен үз кесәбездән акча чыга­расы булмады. Мондый хезмәт­тәшлекне дәүләт-шәхси парт­нерлыкның бер моделе дип атарга да була торгандыр.

Үзәкнең ачылуына бер ел үтүгә дә карамастан, ун ай эчендә генә дә биредә 500 операция ясалган. Табиблар моны бик ях­шы күрсәткеч дип бәяли. “Быел әлеге санны тагы да арттырачак­быз, – ди Искәндәр Бәширов. – Ике елдан соң елына 5 мең опе­рация ясый башларга исәплибез. Бу лазер хирургиясенә күчү нәтиҗәсендә мөмкин булачак”.

Галия ХӘБИБРАХМАНОВА